"Баулы-информ"да  – махсус проект
Җәмгыять

"Баулы-информ"да – махсус проект

"Баулы-информ" редакциясе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз геройлары – Миңнегол авылында яшәүче Фәрдиевлар гаиләсе.

Без Фәрдиевларга барганда, гаилә башлыгы Фәнис эштә иде. Ул “Берлек” җәмгыятендә токарь булып эшли. Безне хуҗабикә Гөлшат каршы алды. Ул моннан 13 ел чамасы элек булган вакыйгаларны кабат хәтерендә яңартты. Бу вакытта гаиләдә бер бала – кыз үсеп килә торган була. Бәхетле әти-әни аның янына иптәшкә тагын бер бала алып кайту теләге белән яна. Гөлшат авырга уза. Йөклелеге җиңел уза, даими рәвештә табибларга күренеп тора. Ямьле яз аенда гаиләнең көтеп алынган нарасые – Булат дөньяга аваз сала. Тик, кызганычка каршы, табиблар аның сәламәтлеге белән проблема булуын әйтә. Балага баш миендә перинаталь тайпылыш диагнозы куела.

– Табибларның сүзен ишеткәч, миңа нык авыр булды, аны әйтеп аңлатып бетерә торган түгел, – ди ана. – Мин сабыемның исән булуын теләдем. Нинди генә булса да, ул минем йөрәгемнән өзелеп төшкән бала бит.

Шуннан соң гаилә хастаханә юлларын таптый башлый. Моның авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр, мөгаен. Тик Фәрдиевлар өметсезлеккә бирелми, сабыйларын дәвалауга бар көчләрен куя.

– Улым туып, өч тәүлектән соң безне Бөгелмә шәһәренә яңа туган балалар патологиясе бүлегенә җибәрделәр, – ди Гөлшат. – Анда бер айга якын дәваландык. Аннары, юллама алып, Казанга киттек. Сигез ай эчендә Казанга хастаханәгә тугыз тапкыр бардык. 

Казан балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә тикшеренгәч, балага гидроцефалия диагнозы куела. Сигез ай дәвамында каралып торгач, тугызынчы баруларында – балага тугыз ай дигәндә, нейрохирурглар Булатның башына катлаулы операция – баш миен шунтлау – ясыйлар. Операциядән соң, балага инвалидлык рәсмиләштерәләр. Гөлшат эшеннән китәргә мәҗбүр була. Ул декрет ялына кадәр Татар Томбарлысы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән.

Баш миенә операция ясаганнан соң, Булатның хәле азмы-күпме яхшырса да, үсешендә тоткарлыклар була, мәсәлән, башын соңрак тота башлый. Ул яшь тә өч ай дигәндә, әти-әнисен сөендереп, тәпи китә.

 Булат бер яшеннән бирле Баулының “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә елга ике тапкыр тернәкләнү уза.

– “Шатлык”ка йөри башлау белән, улымда уңай үзгәрешләр тойдым. – ди Гөлшат. – Үз-үзен тотышында да, йөри башлавында да алга китеш булды. Дәвалау физкультурасы, массаж бик ярдәм итте. 

Булат җиде яшендә тагын бер операция кичерә. Һәм шул елны Татар Томбарлысы мәктәбенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Октябрьский шәһәрендәге коррекция мәктәбенә күчә. Менә инде дүртенче ел аны көн саен авылдан күрше төбәккә укырга йөртәләр.

– Гадәти мәктәпкә караганда, аңа коррекция мәктәбендә яхшырак. Бик теләп бара. Әйбәт укый, төрле чараларда катнаша, – ди Гөлшат.

Мәктәптә, уку программасыннан тыш, коррекция дәресләре дә бар. Балалар белән дефектологлар, логопедлар, психологлар шөгыльләнә. Булат столяр белгечлеге буенча һөнәри-хезмәт белеме дә ала. Төрле түгәрәкләргә йөри, күптән түгел Уфа шәһәрендә туризм, шашка һәм шахмат буенча ярышларда катнашып кайткан.

– Баулы районында балаларын коррекция мәктәбенә йөртүчеләр без генә түгел. Кызганычка каршы, үзебезнең районда, Баулыда андый мәктәп юк, – ди Гөлшат.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар бергә аралашсын, сәләтләрен ачсын өчен, белгечләр белән шөгыльләнсен өчен, үзебезнең шәһәрдә коррекция мәктәбе, махсус өстәмә белем бирү учреждениесе ачылса, бик яхшы булыр иде. Мәсәлән, Булат бик тә шашка уйнарга ярата. Шундый махсус бүлмә яки учреждение ачылса, ул яшьтәшләре белән шунда шөгыльләнер иде. Әлегә исә ул шашканы өйдә әти-әнисе, апасы Динара (ул Баулыда гаиләсе белән гомер итә, тормыш иптәше белән бала үстерәләр) кунакка килгәндә, аның белән уйный.

Фәрдиевлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен үткәрелә торган төрле чараларда катнаша. Бу уңайдан алар районның “Благо” оешмасына бик рәхмәтле.

Булат әбиле гаиләдә үсә, алар арасындагы үзгә, җылы мөнәсәбәтне сизми мөмкин түгел.

– Үз янымдагы бердәнбер оныгым бит ул минем, – дип, Булатның иңеннән сөеп куйды Әнисә апа.

Фәрдиевлар күпләп терлек, кош-корт асрап яшиләр, табигый яктан чиста азык-төлек җитештерәләр. Шулай булгач, хуҗалыкта эш җитәрлек. Булат та әти-әнисенә хәленнән килгәнчә булыша.

– Улыбыз – ярдәмчебез, исән генә булсын, – ди Гөлшат.

Кечкенәдән кул арасына кереп, эш рәтен белеп үсүләре балаларга киләчәктә мөстәкыйль тормышта бик тә ярап куя. Фәрдиевлар да уллары Булатны тормышка җайлаштыру, башка кешеләр белән аралашырга өйрәтү, аңа белем һәм күнекмәләр бирү максаты белән яшиләр, бу уңайдан бар көчләрен куялар.

Автор фотосурәтләре


Нет комментариев