Җәмгыять

Баулылы алимент түләмәгән өчен ирегеннә мәхрүм

Баулы шәһәр суды Баулыда яшәүчегә карата җинаять эше карады. Шәһәр судының матбугат төркеме редакциягә хәбәр иткәнчә, ир-ат озак вакыт дәвамында баласын тәрбияләү өчен акча түләмәгән.

Россия – аерылышулар саны буенча дөнья лидерларының берсе. Илдә балалар тәрбияләнүче 17 миллион гаилә бар, аларның һәр өченчесендә бер генә ата яки ана бала тәрбияләү белән шөгыльләнә, еш кына элеккеге ир яки хатынның финанс ярдәменнән башка. Суд приставларының федераль хезмәте карамагында алиментлар буенча 1 миллион сумнан артык бурыч бар. Бурычларның гомуми күләменнән 10 проценттан да кимрәген генә түләттереп була. Түләмәүчеләр, кагыйдә буларак, законлы таләпләрдән качып йөрүче ир-атлар балага берничә йөз сум акча түли. Безнең кечкенә генә шәһәрдә дә үз балаларын тәрбияләү өчен алимент түләүдән качып йөрүче гражданнар яши. Баулы шәһәр судында балаларына акча түләүдән качып йөрүчегә карата җинаять эше гаепләү карары белән тәмамланды.

Эш материалларыннан күренгәнчә, хөкем ителүче элек алимент түләмәгән өчен административ җәзага тартылган, суд карары турында белә торып, аны аңлы рәвештә үтәмәгән, балигъ булмаган баланы карап тотуга акча түләмәгән, ирекле матди ярдәм күрсәтмәгән, алимент һәм эшкә урнашу буенча бурычларны түләүгә чаралар күрмәгән.

Җинаять кылуда гаепләнүен ул тулысынча таныган.

Хөкем ителүчегә җәза билгеләгәндә, суд йомшартучы шартлар сыйфатында аның кечкенә баласы булуын исәпкә алды, әмма эшнең башка шартларын да исәпкә алып, хөкем ителүчене төзәтү җәмгыятьтән изоляция шартларында узарга тиеш, дип санады. Чөнки җәзаның бүтән йомшаграк төре җәза максатына ирешүне тәэмин итә алмый. Шулай итеп, суд баулылыны ирегеннән мәхрүм итеп, аңа җиде ай колония-поселениедә җәза үтү билгеләү турында карар чыгарды.


Нет комментариев