Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарифлар 2,5 проценттан 5 процентка кадәр артачак

Коммуналь предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итү маскатыннан торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел саен үзгәрә.

2022 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрде. Татарстан республикасы буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, агымдагы елның 1 гыйнварында билгеләнгән тарифлар белән чагыштырганда, 6,2 проценттан артмаячак. Бу ил эчендәге инфляция дәрәҗәсеннән шактый түбән. Бу хакта Татарстан республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Икътисадый шартлар үзгәргәндә, коммуналь ресурсларга тарифларны ел саен яңадан карау республика коммуналь предприятиеләренең тотрыклы эшен саклап калу, кулланучылар өчен коммуналь хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өчен эшләнелә. Яңа тарифларда тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы, техник җиһазларны капиталь ремонтлау чыгымнары һәм башкалар исәпкә алынган. Тарифларда коммуналь инфраструктура объектларын амортизацияләүгә дә акча каралган. 29 предприятие коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү өчен тарифтан акча җибәрә.

Яңа тарифлар карарларын раслаганда, предприятиеләрнең 12 процентка үсеш белән билгеләнгән тарифларның беренчел дәрәҗәсен яңадан каралган. Моннан тыш, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен, электр плиталары һәм электр приборлары кулланылган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен электрга ташламалы тарифларны саклап калу турында карар кабул ителде.

Тариф чыгымнарының иң зур өлеше бәяләрнең электр энергиясенә һәм газга артуы белән бәйле. Әлеге ресурслар су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итүгә тотыла. Җылылык энергиясен эшләп чыгарганда чыгымнарның 60-70 проценты ягулыкка сарыф ителә, шулай ук чыгымнар су каналларының энергия сыйдырышлы җиһазларын эксплуатацияләгәндә электр энергиясенә тотыла. Предприятиеләр өчен электр энергиясенә бәяләр 3,8 процентка артканда, электрның хакы арту фактта 5 проценттан артык тәшкил итәчәк, предприятиеләр өчен газга бәяләр 3 процентка артканда, газның хакы арту фактта 7 проценттан артык тәшкил итәчәк. Газга бәя Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан җайга салына.

Тарифлар буенча кабул ителгән карарлар Татарстанның уртача тариф зонасында тоткан урынын саклап калырга мөмкинлек бирде. Тарифлар уртача 6,2 процентка арткан очракта да, бу Идел буе федераль округындагы аерым субъектларга караганда түбәнрәк. Мәсәлән, республика халкы өчен җылылык энергиясенә уртача тарифлар НДС белән 2012,34 сум/Гкал тәшкил итә, бу Мордовия республикасы белән чагыштырганда – 22,68 процентка, Марий Эл республикасы белән чагыштырганда – 15,9 процентка, Башкортстан республикасы белән чагыштырганда 10,75 процентка түбәнрәк. Республикада су белән тәэмин итүгә уртача тарифлар бер кубометрга 28,69 сум тәшкил итә, бу исә Удмутрия республикасына караганда – 25,9 процентка, Башкортостан рсепубликасына караганда 5,4 процентка түбәнрәк.

Республикада канализация өчен уртача тарифлар НДС белән бер кубометрга 26,02 сум тәшкил итә, бу Марий Эл республикасы белән чагыштырганда – 15 процентка, Удмуртия белән чагыштырганда – 11 процентка, Башкортостан республикасы белән чагыштырганда 6 процентка түбәнрәк. Татарстанда төбәк операторлары өчен иң түбән тарифларның берсе – кубометры 423,44 сум. (НДСтан башка). Татарстаннан түбәнрәк тарифлар Мордовиядә (405,05 сум/кубометр (НДСтан башка) һәм Чувашия республикасында (408,70 сум/кубометр (НДСтан башка) кертелгән.

Баулы районында да 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрде. Район буенча торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен тарифларның уртача артуы канализация өлкәсендә – 2,5 процент, җылылык энергиясен куллану өлкәсендә – 3,8 процент, су куллану өлкәсендә 5 процент тәшкил итәчәк. Мәсәлән, эчәргә яраклы су куллану өчен тариф якынча 2 сумга арткан: 1 кубометр өчен – 40,50 сумнан 42,57 сумга кадәр. Калдыклар белән эш итү даирәсендә тарифларның артуы уртача 4 процент тәшкил иткән: 488,59 сум./куб. м., (“Гринта” ЧҖҖ). Җылылык энергиясе хезмәтләренә тарифлар 2166,92 сум/Гкал дан 2248,88 сум/Гкал га кадәр арткан. (“Газпром теплоэнерго Казань” ҖЧҖнең “Баулы” филиалы).

Татарстан республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сүзләренә караганда, татарстанлыларның иң күп мөрәҗәгатьләре торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларның дөрес булу-булмавы белән бәйле.

– Исәпләү белән проблемалар булгалый, монда кеше факторы да мөһим роль уйный, – дип җавап бирде “Баулы-информ” редакциясе биргән сорауга Татарстан республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. – Әгәр дә кеше коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар дөрес исәпләнмәгән дип уйлый икән, ул Татарстан республикасы дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук мондый мөрәҗәгатьләр мониторингы “Халык контроле”ндә дә уза.

Барлык тарифларны Татарстан тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтыннан карарга мөмкин.  Тарифларны җайга салучы тарафыннан билгеләнмәгән тарифларны куллану факты ачыкланганда, 8 (843) 236-36-36 телефоны аша Татарстан республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев