Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салымнарны вакытында түләү - һәр салым түләүченең конституциячел бурычы

2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү срогы чыга. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ә нәкъ менә 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.

Шуңа күрә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычын үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә киңәш итә.

2022 елның 2 декабреннән башлап, һәр көн пенялар исәпләү исәбенә бурыч үсәчәк.

Бурыч суд тәртибендә түләтелгәндә, бурычлыга шулай ук бурычның җиде проценты күләмендә башкару җыемы суммасын түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш, суд приставлары милекне сатуны тыя, ягъни граждан үз автомобилен яки күчемсез милеген сата алмаячак, ә хисап счетлары ачылганда банк тарафыннан бурыч хисабына суд карары буенча акча күчереләчәк. Шулай ук бурычны түләтү эш бирүче тарафыннан хезмәт хакыннан бурыч суммасын суд карары нигезендә тотып калу юлы белән башкарылырга мөмкин, бу, үз чиратында, бурычлы кешенең хезмәттәшләре һәм җитәкчелек арасында репутациясенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Актив сәяхәт итә яки ялга җыенучы бурычлыга билгеле бер шартларда чит илгә чыгу чикләнергә мөмкин.

Һәм иң мөһиме – салым буенча бурыч булган очракта татарстанлылар төбәк дәүләт хезмәтләрен ала алмый, шул исәптән гражданнарның социаль ярдәме чараларын да.

Салымны Россия Салым хезмәтенең сайтында шәхси кабинетта түләргә була. Шул исәптән балигъ булмаган балаларының өчен дә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X