Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин – әтиемнең иркә кояшы

Кошка очар өчен ике канат кирәк булган кебек, балага да тормыш юлыннан абынмыйча, җиңеллек белән узар өчен, әти белән әни кирәк. Әни ул наз булса, әти – таяныч. Мин үземне бик бәхетле, дип әйтә алам. Әнием дә бар, яклаучым, терәгем – әтием дә бар. Бүген әтием Альберт Нуретдинов хакында сөйләп үтәсе килә.

Әтием тормышта күпне күргән. Ул бик яшьли әнисен, аннары әтисен югалткан. Бала чагыннан ук аңа, мохтаҗлыклар кичереп, авыр эш эшләп үсәргә туры килгән. Шуңа әтием еш кына: Без күрмәгән шатлыкларны балалар күрсен. Кызкайларым бәхетле булсыннар өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләрмен”, –  дип әйтә. Һәм чыннан да шулай. Әтиемнен бар тормышы безгә багышланган.

Беренче карашка, әтием кырыс кеше кебек тоелырга мөмкин. Армия сафларында хезмәт иткәндә, Чечня сугышы аша үтеп, ике елга якын кайнар ноктада булуы, күп дусларын югалтуы карашына эз салмыйча калмагандыр. Тик бу беренче мизгелгә генә, аннары инде аның бик ачык күңелле, җор телле, аралашучан, шаян, ярдәмчел булуы тиз күренә. Шуңа әтиемнең дуслары, танышлары да күп. Барысы да аны якын күреп, хөрмәт итеп торалар. Тагын әле минем әтием бик йомшак күңелле, мәрхәммәтле. Апам белән миңа ул бик сирәк һәм урынлы гына орышып дәшергә мөмкин. Күп чакта, кызыкаем, кояшым, иркәм дип кенә тора. Әниебезне дә бик ярата.

Әтиебезнең эше авыр. Ул тракторчы булып эшли. Эштә бик арыса да, кайтышлый кибеткә кереп, бар кирәк яракны алырга бер дә иренми. Без инде хәзер күптән үсеп җитсәк тә, көн саен тәм-том да алып кайтмыйча калмый. Ялларны без гаиләбез белән бергә үткәрергә яратабыз. Җәен еш кына су буена төшәбез, урманга барабыз. Мөмкинлек булганда, сәяхәткә дә барабыз. Мәсәлән, быел әти белән әни, апам белән минем хыялны чынга ашырып, безне Петербург шәһәренә алып бардылар. Гомумән, әтием безнең бар теләкләребезне, хыялларыбызны чынга ашырырга, үтәргә тырыша.

Әтием булганга, мин киләчәккә ышыныч белән карыйм. Яклаучым булганга, тормыш юлыннан курыкмыйча атлыйм. Ул, иркә кояшым, дип дәшкәч, үземнең чыннан да иркә һәм матур булуымны, чын кыз бала икәнлегемне тоям. Рәхмәт аңа моның өчен.

Айгизә Нуретдинова,

Кызылъяр мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев