Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитет бүлекләре һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләренә, һава температурасы түбән булган очракта, мәктәптә дәресләрне туктату мөмкинлеге турында тәкъдимнәр юллаган.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында – 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 классларында – 25 градус, шулай ук шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – 27, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында 32 градус суык булганда туктатылырга мөмкин.
Моннан тыш, урамда физкультура дәресләре кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы - 3 градустан түбән булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артканда үткәрелми. Ә өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр -10 градустан да ким булмаган очракта гына үткәрелергә мөмкин.
Республиканың мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителгән.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Фото: “Баулы-информ” архивы
Нет комментариев