Быел татар теленнән олимпиадада катнашучыларның әзерлеге яхшырак булган
«Бу ел азагында декабрьдә катнашучы балалар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», — дип әйтте милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.
Бу уку елында татар теленнән олимпиадаларда катнашучылар саны арткан, һәм аларның әзерлеге яхшырак булган.
«Муниципаль этаптан йомгаклау этабына чыгучылар 40 процент булды. Жюри, башка еллар белән чагыштырганда, бу уку елында катнашучыларның әзерлекләре яхшырак булуын билгеләп үтте», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә.
Ул йомгаклау этабына чыгучылар барысы да «Дуслык» лагерена килеп, олимпиадада катнашканнарын әйтте.
«Бу ел азагында декабрьдә катнашучы балалар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», — дип әйтте Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фото: Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев