Баулыларга бәхет өчен күп кирәкме?
Җәмгыять

Баулыларга бәхет өчен күп кирәкме?

Бүген, 20 март – Халыкара бәхет көне. Бу уңайдан баулылар фикеренә колак салыйк.

Без еш кына бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, шуңа омтылып яши. Ә бит “бәхет” төшенчәсен төрле кеше үзенчә аңлый. Райондашларыбыз бу хакта нинди фикердә икән?

Мөслимә Хәмитова:

– Бәхет ул – иртән исән-сау тору, сәламәтлек булу, һәр яңа көнгә шөкерана итү, гаиләң белән тату яшәү, балаларың, туганнарың һәм күршеләрең белән яхшы мөгамәләдә булу. Әлхәмделилләһ шөкер, бүгенге көндә мул тормышта, мул ризык белән яшибез. Исән-сау булып, булганына канәгать итеп яшәү – үзе бер бәхет, дип саныйм мин.

Нурия Вәкилова:

– Минем уйлавымча, бәхет ул – Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, һәр яңа көнгә сөенеп яшәү, яныңда балаларың, оныкларың, якыннарың, дусларың, күршеләрең, сине аңлаучы кешеләр булу. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур бәхет – сәламәтлек. Аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Иртән ике аягың белән торып, ике күзең белән күреп, ике кулың белән тотып ашап, колагың белән ишетеп, борының белән сулап яшәү, бөтен органнарың сәламәт булу – менә шул бәхет. 

Тәслия Галиева:

– Бәхетне һәр кеше үзенчә аңлыйдыр инде. Мин сәләмәтлекне бәхеттер, дип беләм. Якыннарың барысы да сәләмәт булсалар,  илләребез тыныч булып, бар халык тату яшәсә – анысы да зур бәхет.

Сиринә Вәлиева:

– Бәхет ул – Аллаhы Тәгаләнен биргәненә шөкер итү, сынаулар килгәндә, сабыр итә белү. Шулай ук кылган хаталарыңны вакытында төзәтә белсәң – менә шулдыр бәхет.

Эльвира Әхмәтҗанова:


– Минем өчен бәхет – һәрбер көнгә сөенеп, йөрәк белән яратып, күңел кушканча яшәү.
Бәхет учен күп кирәкми,
Бер мизгел, минут җитә.
Шул вакытны тоя алсаң,
Син бәхетле бу җирдә.

 

Фото: freepik.com


Нет комментариев