Һава температурасы еш үзгәреп тору, кар яву түбәдән кар һәм боз төшү куркынычын көчәйтә.
Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, барлык биналарның түбәләрен кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләрен үз вакытында оештырырга кирәк. Шулай ук, куркынычсызлык чараларын үтәп, керү юлларын һәм территорияләрне кардан һәм боздан арындыру зарур.
Бина түбәләреннән боз һәм кар төшү нәтиҗәсендә, Россиядә ел саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Түбәдәге боз сөңгеләре теләсә кайсы вакытта төшәргә һәм кешеләргә авыр җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Көннәрнең кинәт җылытып җибәрүе, җил-буран бу куркынычны тагын да арттыра.
Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, түбәндәге киңәшләргә колак салу зарур:
– биналар һәм корылмалар яныннан үтеп барганда, сак булыгыз, бигрәк тә кар явып үткәннән соң. Мондый участокларны, корылмалар стеналарына якын килмичә, мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышыгыз;
– кар һәм боз төшү яки түбәне чистарту буенча эшләр башкару турында кисәтүче сигнал тасмаларына, коймаларга игътибарсыз калмагыз. Куркыныч зона эченә узарга омтылмагыз;
– балаларга йорт диварлары, сәүдә объектлары янында йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатыгыз. Әгәр сез куркыныч зонада балалар уйнавын күрәсез икән, аларны куркыныч янавы турында кисәтегез һәм күңел ачу өчен башка мәйданчык табарга киңәш итегез;
– кәрнизендә боз сөңгеләре хасил булган, кар катламы салынып торган биналар һәм корылмалар янында автомобильне дә калдырырга ярамый;
– боз сөңгеләре күбесенчә түбәдән су агып төшә торган улаклар өстендә хасил була, шуңа йортларның әлеге урыннары бигрәк тә куркыныч. Аларны урап узу мәслихәт;
– моннан тыш, бозланган тротуарларга да игътибарлы булыгыз. Гадәттә, боз сөңгеләре астындагы урыннар күбрәк бозлана;
– тротуардан барганда, өстә шикле тавыш ишетсәгез, туктамагыз, башыгызны күтәреп, анда ни булганын карап торырга һич ярамый. Моның түбәдән кар яисә боз төшү белән бәйле булуы мөмкин. Мөмкин кадәр тизрәк стенага елышыгыз, түбәнең “козырегы” да сезне куркынычтан саклый ала.
– түбәдән боз яки кар төшүдән зыян күргән кешене күрсәгез, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Фото: https://pixabay.com/ru
Нет комментариев