Баулы районында авыл халкы пай җирләре өчен түләү ала башлады. Җир пайлары милекчеләренә аренда түләве төрле формаларда – акчалата, натураль һәм хезмәт күрсәтү рәвешендә – бирелә.
Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, районда пай җирләре 25354 гектар тәшкил итә. 3991 кеше пайщы булып исәпләнә. Бер гектар җиргә 753 сум акча түләнә. Район хуҗалыклары пайчыларга түләүне салам, печән, бөртеклеләр һәм хезмәт күрсәтүләр рәвешендә кайтара.
Нет комментариев