Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда театр елына йомгак ясалды

2019 ел Россиядә театр елы дип игълан ителгән иде. Баулы үзәк китапханәсендә елга йомгак ясалды.

“Мәңге яшә, сәхнә дигән тәхет!” дип исемләнгән чара ТАССР ның 100 еллыгы кысаларында үтте. Чара Баулы татар халык театрының “Хаҗи әфәнде өйләнә” дигән сәхнә әсәре белән башланып китте. Баулы артистлары әлеге спектакльне Баулы сәхнәсендә генә түгел, авылларда да һәм Казан шәһәренә барып, башкала тамашачысына да күрсәтте.

Баулы татар халык театры режиссеры Сәгыйть Әхмәтҗанов сәхнә әсәре әзерләү серләре, артистлар сайлау, спектакль куелышы вакытындагы маҗаралы хәлләр, сәхнә арты тормышы хакында мавыктыргыч итеп сөйләде.

Чара барышында мәдәният йорты үзешчән артистлары чыгышы да йомгаклау кичәсенә ямь өстәде.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев