Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы ветераны 95 яшен тутырды

Бөек Ватан сугышы ветераны Халик Кәримов 95 яшьлек зур юбилеен билгеләп үтте.

Халик Габделкәрим улы 1926 елның октябрендә Татар Кандызы авылында гаиләдә икенче бала булып туа. Аңа өч яшь тулгач, әтисе вафат була. Өч кечкенә баласын кочаклап, әниләре тол кала.

«Без кече яшьтән эшкә җигелдек. Нигездә, басуда эшләдек, чүп үләннәре утый идек, – дип искә ала балачак еллары турында ветеран. – Өлкәнәя төшкәч, безгә тырмалау, җир сөрү, урып-җыю кебек эшләрне ышанып тапшыра башладылар”.

Ветеранга 15 яшь чагында сугыш башлана. Ул җиде сыйныф кына тәмамлап өлгерә, чөнки авылда калган егетләргә фронтка киткән ир-атлар урынына барлык эшләрне дә башкарырга туры килә. Сугыш башланган беренче көннәрдә юбилярның олы абыйсы да фронтка китә. Ә 1942 елның мартында аның үлү хәбәре килә.

1944 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына Халик Кәримовны да алалар. Ул 1944 елның декабреннән 1945 елның маена кадәр, укчылар часте сугышчысы рәвешендә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Аннан соң ветеран бомбардировка авиациясенә хезмәт күрсәтү өлешләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1951 елның ноябрендә демобилизацияләнә. Халик Габделкәрим улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, күпсанлы юбилей медальләре һәм билгеләре белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше Нәсимә Тәхаутдин кызы белән 50 елга якын гомер итәләр, бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 16 ел элек Нәсимә ханым вафат булган. Хәзер Халик Кәримов сигез оныгы һәм 15 оныкчыгына сөенеп яши.

Бүгенге көндә ветеран Баулыда кызы Вәсилә Мөхәммәдиева гаиләсендә яши. Вәсилә Халик кызы сүзләренә караганда, ветеран сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирә, көнгә ике тапкыр саф һавага чыгып йөри.

“Әтиебез безнең өчен яхшы, йомшак күңелле әти булды, – ди Вәсилә ханым. – Аның бертуган абыйсы фронтта һәлак булган, шулай ук алты икетуган абыйсы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган. Әтиебез берүзе исән-сау кайтты. Ул безгә сугыш турында һәрчак сөйли иде, хәзер дә ул дәһшәтле елларны еш искә ала.”

“Мин балаларны бик яратам, оныкларымны кунакка сагынып каршы алам, – ди Халик Кәримов. – Алар килү белән, йорт шатлык белән тула, алар белән мин бөтен авырлыклар турында да онытам”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев