Укучыларның мәктәпне бар дип тә белмәве, яшүсмерләрнең, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, руль артына утыруы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында әнә шундый көнүзәк проблемаларга кагылышлы эшләр каралды.
Комиссия утырышына чакырылган яшүсмерләрнең берсе колагына наушниклар куйган килеш керде һәм утырыш төгәлләнгәнче кулыннан телефоны төшмәде. Ул тугызынчы сыйныфта укый, тик дәресләр калдыра. Мәктәпкә килсә дә, укуда гаме юк, наушниклар куйган килеш утыруын белә. Укытучылары сүзләренә караганда, ул, мөгаен, имтиханнарга кертелмәс һәм аттестат алмас.
Яшүсмернең абыйсы да элегрәк комиссия утырышына чакырылган, аның тәртибе дә шундый булган. Нәтиҗәдә аны ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хәзер инде ул ир-егет, төрмәдә утырып чыккан, беркайда да эшләми, әнисе акчасына яши.
Яшүсмерне исәпкә куйдылар, аңа җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде. Моннан тыш, ул аерым игътибарга алынды: тәртибе үзгәрмәсә, кисәтү белән генә чикләнмәскә, ә полиция хезмәткәрләрен чакыртырга киңәш ителде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары сүзләренә караганда, шундый өч чакырудан соң да хәлләр үзгәрмәсә, егетне махсус мәктәпкә күчерү мәсьәләсе күтәреләчәк.
Утырышка чакырылган икенче балигъ булмаган яшүсмернең, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, инде өченче тапкыр автомобиль белән идарә итүе ачыкланган. Ике очракта штрафка тартылган, әти-әнисе барлыгы ун мең сум штраф түләгән. Тик бу җәза чаралары гына аны туктатмаган, ул өченче тапкыр руль артына утырган. Дөрес, озак йөри алмаган: аны кичен ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Хәзер аңа, дөресрәге, ата-анасына, кабат штраф яный. Бу юлы инде, хокук бозуы өчен, ике тапкыр күбрәк штраф түләргә туры киләчәк.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына чакырылган өченче яшүсмер әнисе белән килгән иде. Кыз уку белән кызыксынмый, дәресләр калдыра, өлгереше начарланган. Ул элек яхшы укыган, нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән. Җиденче сыйныфка кадәр, укытучылардан бернинди зарлану да ишетелмәгән. Тик былтыр кыз уку белән кызыксынмый башлаган, өлгереше начарланган һәм аны исәпкә куйганнар. Кызның тәртибе, яңа дуслар белән танышып, алар белән вакытын күбрәк үткәрә башлагач начарланган. Әнисе әйтүенчә, өйдә ул үзен яхшы тота, ә соңгы өч атнада мәктәпкә авыру сәбәпле бармаган. Кыз бүтән дәрес калдырмаска вәгъдә бирде. Комиссия әгъзалары аның әнисенә кызына нинди дә булса мавыгу табуда ярдәм итәргә киңәш иттеләр. Өстәвенә бу яктан Баулыда мөмкинлекләр җитәрлек. Шулай итеп, урамда компания белән бушка вакыт үткәргәнче, кызга бүтән мавыгу һәм кызыксыну табарга кирәк, дигән нәтиҗәгә киленде.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев