Баулы районында яшәүче эчкече гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителәчәк
Җәмгыять

Баулы районында яшәүче эчкече гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителәчәк

Бүген мәгариф бүлегенең утырышлар залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында алты административ материал каралды.

Утырышның беренче минутларында битлек кимичә җәмәгать урынында тоткарланган яшүсмер эше каралды. Аңа кисәтү ясалды.

Икенче булып әтисе белән бергә тагын бер яшүсмер керде. Аны машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, руль артында полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Вакытында тоткарланган яшүсмер бәхеткә каршы, бәла-казаларга дучар булмаган. Шулай да аның әти-әнисенә саллы гына штраф түләргә туры киләчәк.

Утырыш барышында каралган башка материаллар барысы да гаиләдә спиртлы эчемлекләр кулланучы ата-аналарга кагылышлы иде. Аларның барысында да балигъ булмаган балаларның сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч туа.

Бер гаиләдә ир белән хатын арасындагы низаг сугышуга, хәтта ирнең хатын-кызга пычак ыргытуга кадәр барып җитә. Гаиләдә 2009  елда туган бала бар. Соңгы вакытта ата-ана баланың укуы белән дә кызыксынмаган. Бу хакта мәктәп вәкиле җиткерде. Аның сүзләренчә, бала көн саен дәресләргә әзерлексез килә. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге гаилә август аенда гына комиссия учетыннан төшерелгән булган. Хатын-кыз эчкечелек буенча дәвалау курслары да үткән. Гаилә тагын учетка алынды, кисәтелде.

Комиссия каршына килеп баскан икенче хатын-кыз комиссия әгъзаларына яхшы таныш. Әлеге гаиләдә 16, 14, 13 һәм 7 яшьлек балалар бар. Нинди генә кисәтүләр, тикшерүләр булса да, ата-ана спиртлы эчемлекләрне даими куллануларын дәвам итә. Бу юлы комиссия әгъзалары аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк дигән карар чыгарды.

Индира Сәйфуллина

Фото:  pixabay.com


Нет комментариев