Баулы районы авылында мунча янган
Җәмгыять

Баулы районы авылында мунча янган

Кичә 109нчы янгын сүндерү частенең коткару хезмәте пультына Татар Кандызы авылында янгын чыгу хәбәре килгән.

Госпожнадзорның өлкән дознавателе Илдар Мохтасаров “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, Татар Кандызы авылында мунчага ут капкан, янгын 15 квадрат метр мәйданны биләп алган. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар юк.

ФОТО: Илдар Мохтасаров


Нет комментариев