Татарстанда пандемия башланганнан алып коронавирустан барлыгы 1,8 мең кеше үлгән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан биш үлем очрагы расланган.
Шулай итеп, 1941, 1950, 1958 елларда туган өч ир-ат һәм 1934, 1945 елларда туган ике хатын-кыз ковид корбаны булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда пандемия башланганнан алып коронавирустан барлыгы 1,8 мең кеше үлгән.
Фото: pixabay.com/
Нет комментариев