Редакциядә балалар өчен татарча китаплар сатыла
“Күңелле әлифба” һәм буягычлар сабыйларга бик тә кызыклы булыр.
“Салават күпере” журналы редакциясе балалар өчен татар телендә яңа китаплар нәшер итә башлады.
“Күңелле әлифба” китабы 3-8 яшьлек балаларга тәкъдим ителә. Китаптагы матур рәсемнәр ярдәмендә әлифбаны тизрәк өйрәнергә мөмкин. Биредә һәр хәреф турында кызыклы шигырьләр, хикмәтле сүзләр бирелә. Хәрефләргә багышланган уеннарны уйнап, белемнәрне арттыру, фикерләүне үстеру мөмкинлеге дә бар. Шулай ук, махсус махсус QR-кодлар аша үтеп, каналда “Күңелле әлифба” тапшыруын карарга була. Бер сүз белән әйткәндә, бу китап әти-әниләргә балалары белән татар әлифбасын кызыклы һәм үтемле итеп өйрәнергә ярдәм итәр.
Ә буягычлар бер генә сабыйны да битараф калдырмыйдыр, мөгаен. Ә редакциядә тәкъдим ителә торганнары гади генә буягыч түгел. Алар ярдәмендә йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар белән танышырга, ябыштыргычлар үрнәгендә хайваннарны дөрес итеп буярга өйрәнергә була. Ә QR-кодлар аша кызыклы видеолар карарга мөмкин. Бу буягычлар сабыйның вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын, иҗади һәм акыл эшчәнлеген арттырырга ярдәм итәр.
Китапларны редакциядән (Баулы, Пионер урамы, 9) алырга була. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев