Исергәп авылы мәчетендә яңа имам-хатыйп билгеләнде
Бүгенге көндә Баулы районында 13 мәчет эшли. Яңа Баулы һәм Васькино- Туйралы авылларында тагын ике яңа мәчет төзелеп килә. Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, яңа мәчетләрне ачу тантанасы тиздән булачак.
Район җирлекләре мәчетләрендә 15 имам-хатыйп халыкка хезмәт күрсәтә, аларның унөче махсус дини белемле. Шушы көннәрдә Исергәп авылы мәчетенә шул авылда гомер итүче, озак еллар мәчет эшләрендә актив катнашкан Камил Шәмсуаров имам-хатыйп итеп сайланды. Исергәп мәчете ачылганнан бирле, 2005 елдан алып, мәхәллә эшләрен Наил хәзрәт Дәүләтов алып барган иде.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев