Баулыда су бетәргә мөмкин
Яңалыклар

Баулыда су бетәргә мөмкин

“Водоканал” предприятиесе хәбәр итүенчә, иртәгә, 3 ноябрьдә Баулыда су бетү куркынычы бар.

“Водоканал” предприятиесе Вконтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителүенчә, 3 ноябрьдә иртәнге сәгать 8дән Баулының үзәк өлешендә һәм 27нче микрорайонда су басымы түбәнәергә, шулай ук су бирү вакытлыча туктатылырга мөмкин. Сәбәбе – 5нче Чишмәдәге порыв.

“Водоканал” предприятиесе вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Чыганак: https://vk.com/club86521566

Фото: pixabay.com


Нет комментариев