Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда кадрлар үзгәреше

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров атналык киңәшмәдә райондагы кадрлар үзгәреше турында сөйләде

Марат Тимерханович Кадыров Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлеге начальнигы итеп билгеләнгән. Моңа кадәр ул Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлеге начальнигы урынбасары – полиция начальнигы иде.
Азат Алекович Мөхәммәтшин Россия эчке эшләр министрлыгы Баулы районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифасына куелган. Моңа кадәр ул юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы, Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы булып эшләде.
Таһир Нафисович Сабитов Россия Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Баулы шәһәре филиалы – Баулы районы ведомстводан тыш сак хезмәте начальнигы   итеп билгеләнгән. Моңа кадәр ул Баулы районы ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең 1нче үзәкләштерелгән сак пункты начальнигы вазифасында эшләде. 
Гүзәл Рөстәмовна Хисамиева Баулы районы башкарма комитеты эшләрен оештыру бүлеге начальнигы вазифасына куелды. Моңа кадәр ул Баулы районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече булып эшләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев