Автомобиль номерлары өчен яңа өч урынлы кодлар кертергә тәкъдим итәләр
Яңалыклар

Автомобиль номерлары өчен яңа өч урынлы кодлар кертергә тәкъдим итәләр

Әгәр документ кабул ителсә, ЮХИДИ төбәкләрнең өч урынлы кодлары белән номерлар бирә башлаячак, алар 2, 3, 4, 5, 6, 8 9 саннарынан башланачак.

Эчке эшләр министрлыгында автомобиль номерлары санын комбинацияләүгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр. Тиешле проект норматив хокукый актларның федераль порталында басылып чыкты.

Документ расланса, Дәүләт автоинспекциясе төбәкләрнең өч урынлы кодлары белән номерлар бирә башлаячак, алар икедән алып тугызга кадәрге саннардан башланачак. Бүгенге көндә мондый код 1 яки 7дән генә башланырга мөмкин.

Порталда, документ кабул ителгән очракта, Алтай краеннан машина йөртүчеләргә - 222, Омск өлкәсендә -555, ә Свердловск өлкәсендә яшәүчеләр 666 номерын алачак, дип әйттеләр.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/04-02-2020/avtomobil-nomerlary-chen-ya-a-ch-urynly-kodlar-kerterg-t-k-dim-it-l-r-5720633


Нет комментариев