Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2022 елда Татарстанда 200 млн сумлык ике яңа мәдәният үзәге ачылачак

Россия күләмендәге яңа төрдәге объектлар Алабугада һәм Яшел Үзәндә төзеләчәк.

Быел Татарстанда 200 млн сумлык ике яңа мәдәният үзәге төзи башлыйлар. Аларны гамәлгә тапшыру 2022 елда планлаштырыла.

«Алабугада һәм Яшел Үзәндә мәдәни үзәкләр төзү башланачак. Быел илдә барлыгы 8 мәдәни үзәк төзелә. Шуларның икесе — Татарстанда», — диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Мәдәният үзәкләрендә концерт заллары, музейлар, күргәзмә урыннары булачак. Шулай ук җәмәгать туклануы территориясе, төрле чаралар үткәрергә мөмкин булган гомуми мәйданчыклар да булыр дип көтелә.

«Бу ил буенча яңа проект. Ул бездә сынау узганнан Россия буйлап таралыр дип көтелә», — диде Ирада Әюпова.

Министр сүзләренчә, төзелеш ике елга тигез өлешләргә бүленгән. Һәрбер объектның гомуми бәясе 200 млн сумга якын.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/culture/24-02-2021/2022-elda-tatarstanda-200-mln-sumlyk-ike-ya-a-m-d-niyat-z-ge-achylachak-5808798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев