Хуҗасыз хайваннар санын контрольдә тоту куркыныч авыруларны кисәтергә тиеш, дип билгеләп үттеләр Татарстан Хөкүмәтендә.
ТР Министрлар Кабинеты сукбай хайваннар саны нормативын кертте. Инициатива кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрнең таралуын кисәтергә тиеш. Бу хакта ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган карарда әйтелә.
«Казан шәһәре», «Чаллы шәһәре» һәм Түбән Кама муниципаль районы шәһәр округлары территориясендә даими яшәүче 1 мең кешегә хуҗасыз хайваннарның нормативын билгеләргә — 2,8 баш», — диелә документта.
Документта шулай ук республика районнарында бер мең кешегә йортсыз хайваннар саны ике баштан артмаска тиеш, дип билгеләп үтелә. Карарның үтәлешен ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе контрольдә тотачак.
Фото: /pixabay.com
Нет комментариев