Яңалыклар

Конкурста катнашыгыз

Тарихи хәтерне саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм “Хезмәткә дан” район газетасы “Еллар аша Җиңү чыңлый” дигән шигырь конкурсы игълан итә.

Конкурста Баулы районында яшәүче бөтен кеше, ничә яшьтә булуга карамастан, катнаша ала. Һәр катнашучыдан шигырьләр кабул ителә (өчтән дә артмасын). Тәкъдим ителгән шигырьләр элек басылып чыкмаган булырга тиеш. Шигырьләр татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителергә мөмкин, күләме 24 юлдан да артмаска тиеш. Конкурс эше белән бергә катнашучының теркәү картасы, фотосурәте һәм кыска автобиографиясе бирелергә тиеш.

Иң яхшы шигырьләр район газетасында басылып чыгачак.

Эшләр үзәк китапханәдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

Баулы шәһәре, Гоголь урамы, 21”А” йорт, тел. 5-62-13.


Нет комментариев