Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

Баулыда мәгариф ветеранын юбилее белән котладылар

Үзенең бар гомерен укытучы эшенә багышлап, берничә буын кешесенә аң-белем биргән мәгариф ветераны Илкам Касымов та бүген үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм мәгариф бүлеге вәкилләре аны өенә барып тәбрик иттеләр.

Илкам Мирзаһит улы 46 ел укытучы һөнәренә тугъры калган кеше. Аңа районның берничә мәктәбендә эшләргә туры килгән. Эшләү дәверендә география һәм биология фәннәрен укыткан. Укытучы һөнәрен алганчы аңа авыр балачак юлларын үтәргә туры килгән.

–Кечкенә идем, сигез яшьтән тырма, сабан тотарга туры килде, – ди Илкам Касымов үзе турында сөйли башлап. – Алары инде безнең чор балаларының барысына да эләкте. Аяктан чабата төшмәде. Бүгенгедәй хәтердә, мин әле беренче курсны да чабата белән тәмамладым. Башкаларны исәпкә алмаганмынмы, миндә генә булмагандыр инде ул. Халыкта кияргә кием юк иде, шул үзәккә үтеп калган. Аннары бергә укыган малайлар белән вак-төяк эшләр эшләп, товар төяп-бушатып бераз акча табарга өйрәндек. Икенче курска барганда, минем аягымда үзем эшләп алган ботинка иде инде. Тормыш шулай әкренләп яшәргә, тырышырга өйрәтте. Гомерем балалар белән мәктәптә үтте. Үкенмим. Кайчак әле бүгенге көн укытучыларына карап көнләшеп тә куям.

Хезмәт ветеранына юбилее уңаеннан район җитәкчелеге ил башлыгының котлау хатын тапшырды.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ