Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики

2021 нче елның беренче көнендә Баулы ветераны 90 яшен тутырды

Бүген 1 январь көнне Баулыда гомер итүче тыл һәм Хезмәт ветераны, сугыш ветераны толы Миннезинә Гыйззәтуллина үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны тәбрик итәргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, балалары һәм оныклары килде

Ишектән кергән һәр кунакны кадерләп, сөенеп каршы алды ветеран. Котларга килгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчексенең дә тумышы белән үзе туган авылы- Исергәптән булуына чын күңелдән шатланды.

–Үзебезнекеләр икән, шөкер, чит кеше түгел, – диеп үз баласыдай каршы алды. Балачагы, үсмер еллары “Урал” колхозында басу-кырларда эш белән үткән Миннезинә апа үзенең үсмер вакыты, эшләгән еллары турында ачылып китеп сөйләде. – Безнең заман балалары күрде инде авырлыкларны. Мин сезгә үземнең бүреләр белән очрашканымны гына сөйлим әле. Әни белән әрәмәгә утынга барган идек. Бу вакыт кышның язга таба барган мәле иде. Ат урынына үзебезнең сыерны җиккәнебез хәтердә. Утын дигәнебез дә, чыбык-чабык инде шунда. Купме җыйганбыздыр, хәтерләмим дә. Авылга җитәрәк байтак ара бар. Алда бүреләр йөргәне күренә. Сыер да шуларны абайлап алды. Алга да, артка да бер адым да атламый, басып тик тора. Әни бар җан көченә диярлек, сыерны тарта, мин арттан куам. Сызгыра да белмибез ичмасам. Бик курыктык инде. Бүреләр килеп ташланса, куарга әйбер дә юк, үзебез дә хәлсезләр, салкында өшеп беткән иде. Шулай да Ходай безне саклады. Бүреләр безнең тирәгә килмәде, каядыр китеп югалдылар. Без исән-сау кайтып җиттек.

Башка шул чор яшьтәшләре кебек үк, Миннезинә Булат кызына да җир сөрергә дә, печән чабарга да, урак урырга да туры килә.

–Язга чыккач, трактор, ат белән сөреп киткән урыннарның почмаклары сөрелмичә кала иде, – ди ветеран сөйләвен дәвам итеп. – Кемнәр көрәк тотарлык яшьтә, барыбызны да кырда сабан сөрә алмаган урыннарны көрәк белән казыталар иде. Авыр иде. Аны батырып, тирән итеп казый идек. Шундый авыр заманаларны үтеп, бүгенге көннәрне күрергә насыйп булды.

Миннезинә апа өлкән яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә коръән укый, үз тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтеп калдырырга тырыша. Ул гына да түгел, Исергәп авылы тарихы турында булган истәлекләрне туплауда авыл тарихын өйрәнүчеләргә бик теләп, дөрес итеп сөйли.

Миннезинә Гыйззәтуллина турында тулырак Баулы телевидениесендә 7 гыйнварда 19 сәгатьтә карага мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ