Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирусның 60 яңа очрагы ачыкланган

24 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронвирусның 60 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше авыруны читтә, 57 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«24 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 20 кеше вирус йоктырган. Чаллыда 12, Тукай районында 6 очрак теркәлгән. Республика муниципалитетларында барлыгы 15 кеше авыру йоктырган.

2021 елның 18 сентябренә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирусның 26 942 очрагы теркәлгән. 23 163 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 49 кеше дәваланып беткән.

Коронавируска каршы вакцинаны 1 080 174 татарстанлы ясаткан. Узган тәүлектә 2220 кеше вакцинация узган. Республикада яшәүче 947 523 кеше прививканың ике дозасын да алган. 

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/28-09-2021/tatarstanda-koronavirusny-60-ya-a-ochragy-achyklangan-5839344

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев