Коронавирус белән авыручы дүрт кешене хастаханәгә салганнар, калган 25 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе — читтән кертелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«4 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
18 очрак - Казанда, өчесе — Саба районында, Чаллыда, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган. Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә — алар 15 кеше.
Статистика алып барыла башлаганнан бирле Татарстанда барлыгы 6308 кеше коронавирус инфекциясе белән авырды, 5128 кеше терелде.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев