Табиб иммунитет өчен кирәкле элементны атады
Сәламәтлек

Табиб иммунитет өчен кирәкле элементны атады

Кеше өчен иң мөһим элементлар арасында магний аеруча аерылып тора, ди табиб.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Римма Мойсенко Sputnik радиосына биргән интервьюсында организмда нинди элемент җитмәве аеруча куркыныч булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, кеше өчен иң мөһим элементлар арасында магний аеруча аерылып тора. Ул организмдагы өч йөздән артык химик реакция вакытында кирәк.

«Әгәр организмда магний дәрәҗәсе түбән икән, калкансыман биз авырулары килеп чыгарга мөмкин, шулай ук кортизол (иммунитетны стимуллаштыра торган гормон) һәм адреналин да азрак булачак», — дип аңлатты медицина фәннәре кандидаты.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/12-10-2021/tabib-immunitet-chen-kir-kle-bulgan-i-m-im-elementny-atady-5840883


Нет комментариев