Баулы мәктәпләре укучыларын көтә
Җәмгыять

Баулы мәктәпләре укучыларын көтә

Тиздән барлык мәктәпләрдә дә укучыларны дәрескә чакырып беренче кыңгырау яңгыраячак. Бүгенге көндә мәктәпләр, укучылар, укытучылар – барысы да яңа уку елына тулысынча әзер.

Баулының 2 санлы мәктәбендә тарих hәм җәмгыять белеме укытучысы Нәфисә Ильяс кызы Мифтахова быел кырыгынчы тапкыр үз укучыларын сыйныфта көтә.

– Минем гомуми стажым кырык ел, аның 37 елы педагогик стаж. Шушы мәктәптә мин 31 ел эшлим. Бу үзе бер зур дәвер, – ди Нәфисә Ильясовна. – Ничек мин укытучы һөнәрен сайладым? Укытучы һөнәре турында уйласаң, һәр кеше дә укытучы була алмыйдыр дип уйлыйм, чцнки белемне бирергә мөмкин, әмма кешелеклелек, балаларны ярату, аларны аңлау, юнәлеш бирү, алар өчен әни кебек булу сыйфатлар – бөтен кешегә дә бирелмидер. Шуңа күрә мәктәпкә килгән бөтен кеше дә укытучы булып китә алмый.

Нәфисә Мифтахова Татар Кандызы авылында туган, мәктәптән соң, укытучы һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә ул балаларның яраткан укытучысы. 

 – Укытучы һөнәрен сайлавымда туганнарымның да йогынтысы булгандыр, безнең нәселдә бик күп укытучылар бар. Мин үземнең һөнәремдә яратып эшлим. Әлбәттә, бу һөнәр һәрвакыт үсеш, ачыш таләп итә. Балалар да, ата-аналар да, тормыш та үзгәреп тора. Шуңа күрә укытучы һәрвакыт гел яңалыкка омтылып яшәргә тиеш. Хезмәттәшләремә килгәндә, алар барысы да үз урынында, күп еллар эшләгәннәре һәрвакыт ярдәм итә. Без коллективта ярдәмләшеп, бер гаилә булып яшибез. Бу да эштә миңа зур этәргеч бирә. Нәфисә Мифтахова озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан. Ә 2017 елда замана мәгариф алдында тагын яңа таләпләр куя һәм укытучылар башка фәннәрне дә укытырга әзерлек үтәргә мәҗбүр булды. Шулай итеп, Нәфисә Ильяс кызы тарих hәм җәмгыять белеме укыта башлый.

 – 2017 елда тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытырга алындым. Миңа үзем өчен дә бу бик кызыклы булды, әлбәттә, беренче елларны авыр булды инде. Ә хәзер ун елга якын балаларга шушы предметларны укытам. Үзем генә түгел, балаларда да кызыксыну уята алдым дип әйтә алам. Ике укучым шушы фән буенча киттеләр. Бу минем өчен куаныч. Имтиханнардан укучыларым зур-зур баллар җыялар. Елның елында 9-11 классларда тарих, җәмгыять белемен дә бик күп балалар тапшыра һәм уңышлы. Ел дәвамында фәннәрдән олимпиадалар булып тора. Алар тагын да бер төрле юнәлеш, ачыш. Балаларда предметка карата кызыксыну уяту,һөнәр сайларга юнәлеш бирү. Аларның нәтиҗәләре белән куанып яшәү шулай ук минем өчен бәхет. Мин үземне бәхетле укытучы дип саныйм. Шушы һөнәрне сайлавым да, балаларны яратуым да, гаиләмнең терәк булуы да – болар барысы да минем өчен бәхет.

Һәр укытучы үзенең беренче тапкыр дәрескә кергән мизгелләрен хәтерли. Нәфисә Мифтахова да беренче тапкыр укучыларына дәрес үткәрүен сөйләде.

 – Минем беренче тапкыр дәресем шушы мәктәптә 8 сыйныфта булды. Мин яшь кыз, яңа белгеч булып беренче дәрескә кердем, – ди ул. – Укучылар шулкадәр күпләр иде, минем күземә мөлдерәп карап утыралар. Бүген дә шушы кабинетка керсәм, алар минем күз алдымда. Ул вакытта укучыларым мине сынагандыр, ә мин аларны. Шулай итеп, мин шушы һөнәргә кереп киттем.

Беренче дәрес белән бүгенгенең арасы 40 ел булса да, Нәфисә Мифтахова белемгә омтылып, замана белән бергә атлап яшь буынга белем бирү юлында.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: И.Сәйфуллина


Нет комментариев