Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Россиядә коронавирустан"Бетувакс-Ков-2" дигән яңа вакцинаны сынау башланды

РФ сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан "Бетувакс-Ков-2" дигән яңа вакцинаны клиник тикшерүләргә рөхсәт бирде.

Беренче һәм икенче фазалар 2022 елның 27 сентябреннән 31 августына кадәр узачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Препарат "Кеше кәүсә күзәнәкләре институты" (ИСКЧ) компаниясе тарафыннан эшләнгән. Вакцина сынауларында Санкт-Петербургның А.А. Смородинцев исемендәге гриппны фәнни-тикшеренү институты, "Эко-куркынычсызлык медицина үзәге" ҖЧҖ һәм Пермь һөнәри медицина үзәге катнаша.

"Бетувакс" ИСКЧ бүлендек компаниясендә аңлатуларынча, яңа препарат коронавирус имитацияләүче махсус нанокисәкчәләрдән булдырылган.

Бүгенге көндә Россиядә коронавирустан дүрт вакцина теркәлгән: Н.Ф. Гамалеи исемендәге Милли тикшеренү үзәге эшләгән «Спутник V» һәм «Спутник Лайт», Новосибирсктан РФА Чумаков исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән «Вектор» һәм «КовиВак».

РФ президенты Владимир Путин езнең препаратларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп, берничә тапкыр Covid-19 вакцинациясенең мөһимлеген ассызыклады.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-koronavirustanbetuvaks-kov-2-dign-yaa-vaktsinany-synau-bashlandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X