Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирус инфекциясенең гадәти булмаган симптомын атадылар

Британия табиблары очкылык тоту ике тәүлектән соң да бетмәсә яки бик еш кабатланса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Даими рәвештә очкылык тоту коронавирус инфекциясе йоктыруның бер билгесе булырга мөмкин.

Очкылык тоту моңа кадәр коронавирусның төп симптомнары рәтендә тормый иде, әмма аның әледән-әле кабатлануы инфекция барлыгын аңлатырга мөмкин.

Мисыр галимнәре тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр коронавирус инфекциясе бары тик очкылык тоту аша гына ачыкланган пациент белән очрашкан. 64 яшьлек ир-ат хастаханәгә өч тәүлектән соң мөрәҗәгать иткән, шуннан соң аның коронавирус йоктыруы һәм лейкоцитлар күләме түбән булуы ачыкланган.

Америка галимнәре бастырып чыгарган мәкаләдә дә шундый ук очрак тасвирлана. Әлеге очракта 62 яшьлек пациент табибларга очкылык тоту башланганнан соң дүрт тәүлек үткәч мөрәҗәгать иткән. Инфекция аның үпкәсен зарарлаган, моннан тыш, ир-атның лейкоцитлар һәм тромбоцитлар күләме кимегән.

Очкылык тоту – коронавирус инфекциясенең сирәк очрый торган симптомнарыннан берсе. Ул еш кына стресс вакытында яки дөрес тукланмау аркасында барлыкка килә һәм берничә минуттан бетә. Шулай да Британия табиблары очкылык тоту ике тәүлектән соң да бетмәсә яки бик еш кабатланса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/05-01-2021/koronavirus-infektsiyasene-gad-ti-bulmagan-simptomyn-atadylar-5797225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев