Коронавирус белән авырганнан соң иммунитетның күпме сакланганы билгеле
Сәламәтлек

Коронавирус белән авырганнан соң иммунитетның күпме сакланганы билгеле

340 кеше арасында рецидив 1 процентында гына ачыкланган. Экспертлар коронавирус белән кабат зарарлану ихтималы бик аз дигән нәтиҗәгә килделәр.

Коронавирус белән авырганнан соң иммунитет ким дигәндә, тугыз ай саклана. Бу хакта Каролин институты һәм Дандерюд клиникасы тикшеренүләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Тикшеренүдә коронавирустан интегүчеләр белән элемтәдә торган 370 кеше катнашты. Аларның 96 процентында авырганнан соң антититәнчекләр тугыз ай сакланган. Өчтән икесенең инфекция турында күзәнәк хәтере барлыкка килгән.

Тикшеренү күрсәткәнчә, антитәнчекләре булган 340 кеше арасында рецидив нибары 1 процентында гына ачыкланган. Экспертлар коронавирус белән кабат зарарлану ихтималы бик аз дигән нәтиҗәгә килделәр. 

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/17-02-2021/koronavirus-bel-n-avyrgannan-so-immunitetny-k-pme-saklangany-bilgele


Нет комментариев