Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация өчен акча өч тапкыр арттырыла

Алсу Мифтахова сүзләренчә, компьютер томографиясе һәм МРТ, коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тотыла

Киләсе елда коронавирус белән авырган кешеләргә диспансеризация өчен чыгымнар күләме өч тапкыр арттырыла.

«2022 елда пациентлар тернәкләндерүне сырхауханәләрдә уза алачак. Комплексы тернәкләндерү 18 мең сум торачак», — диде Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова Дәүләт Советының 26 нчы утырышында.

Алсу Мифтахова сүзләренчә, компьютер томографиясе һәм МРТ, коронавирусны ачыклый торган тестларны үткәрүне арттыру күздә тотыла. «Ковид йоктырган пациентларның стационар шартларда һәм өйдә дәваланганы өчен түләү федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары хисабына гамәлгә ашыралачак», — диде.

Ул ковид кичергән пациентларның сәламәтлеген тикшерү өчен быел резерв фонды хисабыннан РФ Хөкүмәте 72 млн сум бүлеп биргәнен әйтте. Киләсе елда тирәнтен диспансеризация өчен өч тапкыр күбрәк — 231 млн сум бүлеп биреләчәк. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/25-10-2021/koronavirus-bel-n-avyrgan-keshel-rg-dispanserizatsiya-chen-akcha-ch-tapkyr-arttyryla-5841796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев