COVID-19 авыруы вакытында аяк бармаклары ничек үзгәрергә мөмкин?
Сәламәтлек

COVID-19 авыруы вакытында аяк бармаклары ничек үзгәрергә мөмкин?

Кайбер пациентлар аяк бармаклары шешүдән, бармаклар кызышудан зарлана.

Табиб Хөсәен Абде сүзләренчә, аяк бармакларының кызара башлавы COVID-19 авыруы билгесе булуы ихтимал. Бу турыда Express басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, коронавирус иярткән кайбер пациентлар аяк бармаклары шешүдән, бармаклар кызышудан зарланган.

«Аяк бармакларында тире кызару — игътибар итәргә кирәкле билгеләрнең тагын берсе», — дигән белгеч.

Абде сүзләренчә, «ковидлы бармаклар» кычыну, җил чәчәге авырулары вакытындагы кебек авырта, шуңа күрә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/11-02-2021/covid-19-avyruy-vakytynda-ayak-barmaklary-nichek-zg-rerg-m-mkin-5803917


Нет комментариев