Новости по рубрике - ТКХ
-
Җылылык барлык йортларга да бирелгән
"Газпром теплоэнерго Казань" Баулы филиалы мәгълүматы буенча, безнең шәһәрдә җылылык барлык йортларга да бирелгән.
-
Баулыда яңа йортлар калкырмы?
Соңгы вакытта шәһәребездә торак төзелеше ветераннар өчен күпфатирлы йортлар төзү белән генә чикләнә. Ниһаять, Мәскәү инвесторлары бездә шәхси торак төзү теләген белдергән. Әгәр баулылыларның торакка ихтыяҗы булса, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә яңа йортлар калкырга мөмкин. Бу уңайдан халык фикере искә алыначак. Без әлеге темага сораштыру уздырдык.
-
Баулыда җылыту сезоны башланды
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге биргән мәгълүмат буенча, 16 сентябрьдән график буенча "Татгазэнерго" ЯАҖ филиалы сәламәтлек саклау, мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә җылы бирә башлаган. Дүшәмбе көнне район үзәк хастаханәсенә җылы биргәннәр. "Татгазэнерго" филиалының диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, чәршәмбе көнне 27нче котельнаядан - "Алтынчәч" балалар бакчасына, 5нче мәктәпкә...
-
Бурычлыларны тынгылыкта калдырмаячаклар
Баулылыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 22 миллион сумнан арткан.
-
Күрше хакын күрше түли
Су буенча гомумйорт ихтыяҗларына түләүләрнең нигә зур булуын ачыклау өчен төзелгән махсус комиссия Баулы шәһәрендә гыйнвардан башлап март азагына кадәр фатирларда йөреп, шәхси исәп приборларын тикшерде.
-
Идарәче компаниягә йорт советлары ярдәм итәчәк
Баулы шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 24, 28, 32нче йортларда яшәүчеләрнең җыелышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов, хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре бик күп дәгъва ишеттеләр. Гомумән алганда, проблемалар оешмалар тарафыннан хәл ителә, ләкин аларның кайберләре шактый акча һәм вакыт таләп итә.
-
Вакытында түләмәсәк – сусыз калачакбыз!
22 ноябрьдә Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, "Баулыводоканал" ЧҖҖ белән бәйле кискен хәл килеп туу сәбәпле, ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу көннән алып бурычлыларга карата закон тарафыннан рөхсәт ителгән йогынты чаралары кулланылачак, шул исәптән салкын суны өзү дә.
-
Ызгыш приборы
Илебез халкы соңгы елларда ике лагерьга бүленде: беренчесе - ТКХ өчен тәртип белән түләп баручылар, икенчесе - әллә нигә бер тапкыр яисә бөтенләй түләмәүчеләр.
-
Фатирда... агач үсә!
Куйбышев урамындагы 10нчы йортның беренче катында яшәүче Мохтар Фәрхетдинов үз фатирында үскән чия агачының тамыры кайда булуын ачыкларга тели.
-
Нормативлар расланды
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2012 елның 21 августында кабул ителгән 131/0 һәм 132/0 санлы боерыгы нигезендә, салкын, кайнар су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылыту хезмәтләреннән файдалану нормативлары расланды. Бу нормативлар 1 сентябрьдән гамәлгә кертелде.
-
Барлык өйләргә дә җылы килде
Күп фатирлы торак йортларга җылы бирү 100 процентка башкарылган.
-
Өлгергәнлек бусагасын үтеп...
16 октябрьдә "Уютный дом" идарәче компаниясе" ЧҖҖ директорының халык белән эшләү буенча урынбасары Альбина Хәлиуллинага Тормыш атлы укытучы берьюлы ике "бишле" куячак. Бүген бөтен компания коллективы аны әлеге күркәм вакыйга белән тәбрикли һәм сәламәтлек, шатлык-куанычлар тели.