Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТКХ

Күрше хакын күрше түли

Су буенча гомумйорт ихтыяҗларына түләүләрнең нигә зур булуын ачыклау өчен төзелгән махсус комиссия Баулы шәһәрендә гыйнвардан башлап март азагына кадәр фатирларда йөреп, шәхси исәп приборларын тикшерде.

ОДН аббревиатурасы хәзер шәһәр халкы сөйләшкәндә иң еш куллана торган сүзтезмә дисәк тә ялгышмабыз. Эскәмиядә утыручы әбиләр, урамда очрашып сөйләшеп торучы ир затлары, коляска этеп йөрүче яшь әниләр - аларның барысы өчен дә борчыган проблема ул ОДН. Алай булмый ни, су белән сакчыл гына файдалануыңа карамастан, ай үткәч счётчигың санаган сумма янәшәсендә аннан зуррак күләмдә ОДН да язылган түләү кәгазе килсен әле! Нәкъ менә шул түләү кәгазләрендәге саннар ОДНның "аяклары каян үсә" темасына нигез булып торалар. Бу темага гәп коручыларның аның каян килүе турында нинди генә вариантларын ишетергә туры килми.
Квартал буена эшләгән һәм "Уютный дом" идарәче компаниясенә караган йорт-лардагы һәрбер фатирда йөреп чыкканнан соң, шәхси хисап приборларын тикшерү буенча комиссия ОДН барлыкка килүнең җиде төп сәбәбен ачыклаган.
Дәвамын газетаның бүгенге санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев