Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТКХ

Өлгергәнлек бусагасын үтеп...

16 октябрьдә "Уютный дом" идарәче компаниясе" ЧҖҖ директорының халык белән эшләү буенча урынбасары Альбина Хәлиуллинага Тормыш атлы укытучы берьюлы ике "бишле" куячак. Бүген бөтен компания коллективы аны әлеге күркәм вакыйга белән тәбрикли һәм сәламәтлек, шатлык-куанычлар тели.

Чын мәгънәсендә өлгергәнлек юбилеен каршылаучы Альбина Камил кызы үзен тулысынча бәхетле кеше дип саный:
- Башкача мөмкин дә түгел, чөнки яшьлектә хыялланганнарның барысы да тормышка ашты: минем яраткан эшем, кешеләрнең хөрмәте, ә иң мөһиме - менә дигән гаиләм бар. Ирем Рәфкать Сәетшәрип улы белән без рухи яктан якын кешеләр, ике бала - кызыбыз Фәридәне һәм улыбыз Рәсимне тәрбияләп үстердек. Кызганычка каршы, улыбыз 17 яшендә якты дөньядан китте. Ул чагында, әлбәттә, безгә бик авыр булды, ләкин түздек. Хәзер дә ул хәсрәт йөрәктән китми, ләкин тормыш дәвам итә, эш, кешеләр белән аралашу коткара. Һәрчак ял көннәрен көтеп алам, яраткан оныкларым Фәрит һәм Алинаны иркәлисем, кызымны һәм киявем Харисны тәмле ризыклар белән сыйлыйсым килә. Хәзер без барыбыз да өченче оныкның тууын көтәбез. Мин бүген 82 яшьлек әнием Рәхимә Хәлиулла кызын тәрбияләвемә, абыйларым һәм сеңелләрем белән очраша алуыма сөенәм. Без ишле гаиләдә 7 бала үстек. Кызганычка каршы, безнең икебез һәм кадерле әтиебез Камил Чулпан улы арабызда юк инде, ләкин алар турында якты хатирәләрне күңелләребездә саклыйбыз.
Безнең героинябыз инициативасы буенча оештырылучы йорт бәйрәмнәре, конкурслар шәһәрдә танылу тапты. Әңгәмәбез барышында ул Баулының күңеленә никадәр якын булуы, анда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә алуына сөенүе турында әйтеп алды. ТКХ тармагында ул 30 елдан артык эшли, хезмәт ветераны һәм Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булган, байтак вакыт шәһәрнең участок сайлау комиссиясендә рәис булып тора. Төрле дәрәҗәдәге күп санлы бүләкләре арасында быел ТР президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алынган рәхмәт хаты да бар. Ул аның өчен аеруча кадерле. Альбина Камил кызының тырышлыгы белән шәһәрдә һәм районда йорт өлкәннәре эшчәнлеге җайга салынды. Аның халык белән башкарган эше торак фондын сакларга, йортларны һәм алар янындагы территорияләрне сыйфатлы итеп төзекләндерергә ярдәм итә.
- Бүгенге көндә йорт өлкәннәре бик күп проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтәләр. Шунысы кызганыч, әлегә аларның хезмәтенә түләү мәсьәләсе хәл ителмәгән, - ди ул.
Яшь чагында Альбина Камил кызы мәдәният-агарту учлищесының хор бүлеген тәмамлаган һәм хәтта Николашкино авылы мәдәният йорты директоры булып эшләргә дә өлгергән. Тормыш аны музыка өлкәсенә алып кереп китмәсә дә, ул да, әнисе кебек үк, матур җырлардан беркайчан да аерылмый. Туган көнендә дә, шәт, табын тирәли җыелган дуслары һәм якыннары аның берәр моңлы җыр башкаруын сорарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев