Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТКХ

Бурычлыларны тынгылыкта калдырмаячаклар

Баулылыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 22 миллион сумнан арткан.

"Уютный дом" идарәче компаниясе мәгълүматларына караганда, шәһәрлеләрнең кулланылган торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 18 миллион 913 мең сум, авылда яшәүчеләрнең 3 миллион 463 мең сум тәшкил итә.
Идарәче компания халыктан бурычларны җыю максатында эш алып бара. Һәр атнаның чәршәмбесендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов катнашында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар белән эшләүче комиссия утырышлары уза. Бирегә бурычлылар үзләре һәм алар эшләгән оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләре чакырыла.
2013 елның гыйнвар аеннан алып майга кадәр әлеге комиссия тарафыннан 15 утырыш уздырылган, анда 189 бурычлы чакырылган, аларның 141е килгән. Бурычлылар белән аңлату эше үткәрелгән, торак-коммуналь хезмәтләргә ни сәбәпле түләмәүләре ачыкланган.
Ай саен әҗәтлеләргә бурычлары турында уведомлениеләр тапшырыла. Бүгенге көнгә 250 белдерү таратылган.
Агымдагы елның 1 маена барлыгы 12 миллион сумнан артык бурычка караган 192 материал судка бирелде.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең җыелышларында бурычлылар белән даими рәвештә эш үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев