Идарәче компаниягә йорт советлары ярдәм итәчәк
Баулы шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 24, 28, 32нче йортларда яшәүчеләрнең җыелышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимов, хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре бик күп дәгъва ишеттеләр. Гомумән алганда, проблемалар оешмалар тарафыннан хәл ителә, ләкин аларның кайберләре шактый акча һәм вакыт таләп итә.
Җыелыш башында "Уютный дом" Идарәче компаниясе" җәмгыяте директорының халык белән эшләү буенча урынбасары Альбина Хәлиуллина кыскача чыгыш ясады. Ул өч йортта да бурычлыларның чагыштырмача аз булуы турында әйтеп үтте. Алар белән эш алып барыла. 24нче йортта гомумйорт приборлары бәясе 84 процентка, 28нче йортта - 49 процентка диярлек, 32нче йортта 69 процентка түләнгән. Альбина Камилевна йорт өлкәннәре Энҗе Төхвәтуллинаның, Рөстәм Хаҗиевнең, Фәридә Шәрипованың яхшы гына эшләп килүләрен билгеләп үтте.
Йортларда яшәүчеләр бер-бер артлы үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, беренче чиратта аеруча үзәккә үткән ОДН - гомумйорт ихтыяҗлары өчен исәпләүләр мәсьәләсен күтәрделәр.
- Әгәр дә йортта счётчиклар урнаштырмаган, ялган күрсәткечләр бирүче яисә аларны тапшырырга онытучы, суны һәм электр энергиясен сак кулланмый торган кешеләр булса, сезгә киләчәктә дә ОДН өчен зур суммалы счётлар киләчәк. Бу проблеманы хәл итү өчен, намус белән түләүчеләргә безнең белән берлектә бина хуҗалары һәм арендаторлар белән аңлату эше алып барырга кирәк, - диде Альбина Хәлиуллина. Гамил Ибраһимов та үз фикерен белдерде:
- 28нче, 32нче йортларда салкын су өчен ОДН мәсьәләсенә ачыклык кертелде, ләкин биредә электр энергиясе өчен ОДН 20 процентка һәм аннан да күбрәккә арткан. Кыен хәлдән чыгу юлы - гомумйорт счётчиклары һәм фатирлардагы шәхси счётчиклар күрсәткечләрен бер вакытта алу. Күрсәткечләрне алуның конкрет көннәре графигы һәрбер йортта куелган.
Нәрсә өчен түлибез?
Йорт өлкәннәренең әйбәт кенә эшләүләренә дә карамастан, кайбер проблемалар кешеләрне инде берничә ел дәвамында борчып килә. Әгәр дә 32нче йортта, нигездә, югары катларда яшәүчеләр генә зыян күрсә, 24нче йортта исә барысына да "SOS" кычкырырга вакыттыр. Йортта түбәдән су үтә, күгәрек хасил булган, кайнар су начар килә.
- Ни өчен соң мин ай саен 6шар мең сум акча түләргә тиеш? Кат-кат киенеп йоклагангамы? Кайнар дип аталган суның көндез чак кына җылынганы өченме? Баламның курткасын батареяда берничә көн киптергәнгәме? - дип әрнүен белдерде бер ханым.
- Биредә дә кешеләр яшәвен онытмаска кирәк, - дип таләп итте шәһәр советы депутаты Рим Әхмәтҗанов. - Мондый җыелышларда без һаман бер үк проблемаларны чәйнибез. Тиешле хезмәтләр аларны язып алалар, ләкин үтәмиләр. Бүгенге сөйләшүдән соң да бернәрсә дә үзгәрмәячәкме?
"Без гаепле түгел"
Хезмәт күрсәтүче шәһәр оешмалары вәкилләре бәхәсле хәлләргә үз аңлатмаларын бирделәр. Мәсәлән, "Жилсервис" җәмгыятенең баш инженеры Алсу Хәлфетдинова болай диде:
- Әйе, узган ел без 24нче йортта 270 мең сумлык эшләр башкарсак та, иң җитди мәсьәләләр ачык килеш кала. Аларны хәл итүгә дәүләттән финанслау каралмаган, һәрбер йортта акча туплануын көтәргә кирәк, ә моңа вакыт таләп ителә. Без әле һаман да төзүчеләр эшендәге кимчелекләрне төзәтәбез. Мәсәлән, фатирлардагы күгәрек алар аркасында килеп чыккан. Проектлау вакытында хата җибәрелүе аркасында, уннарча мең акча кышкы чорда су торбаларын җылытуга китә. Безгә хәзер йортларда кайсы эшләрне беренче чиратта, кайсыларын соңрак башкарырга икәнлеген хәл итәргә кирәк. Минемчә, 24 һәм 32нче йортларда беренче чиратта түбәләрне җылыта башларга кирәк. 28нче йортта әллә ни проблемалар юк - ул капиталь ремонттан соң. Дөрес, 24нче йортның капиталь ремонт программасына кертелүенә ирешәсе иде.
Йортта җылылык системасының эшен яхшырту өчен, авария диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Андрей Терновский икенче ввод ясарга, ягъни гамәлдәге системаны бер-берсенә бәйсез һәркайсы 5әр подъездлык ике системага бүләргә тәкъдим ясады. Ләкин моның өчен, кызганычка каршы, әлегә акча юк, шуңа күрә капиталь ремонтны көтәргә туры киләчәк.
Совет барысын да контрольгә алачак
Җыелышның икенче өлешендә күп фатирлы йорт-лар советлары әгъзалары сайланды. Аларга иң актив кешеләр кертелде. Андый советлар безнең республикада 2011 елның июненнән сайлана башлады. Алар йорт-ларда яшәүчеләрнең гомуми җыелышлары карарлары үтәлешен, төрле хезмәтләр тарафыннан башкарыл-ган эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне контрольдә тотарга тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев