Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТКХ

Баулыда яңа йортлар калкырмы?

Соңгы вакытта шәһәребездә торак төзелеше ветераннар өчен күпфатирлы йортлар төзү белән генә чикләнә. Ниһаять, Мәскәү инвесторлары бездә шәхси торак төзү теләген белдергән. Әгәр баулылыларның торакка ихтыяҗы булса, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә яңа йортлар калкырга мөмкин. Бу уңайдан халык фикере искә алыначак. Без әлеге темага сораштыру уздырдык.

Миңнефоат Хәсиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары:
- Инвесторлар яңа торакның бер квадрат метрын 27 мең сумга тәкъдим итәләр. Бу республика бәяләре белән чагыштырганда түбәнрәк. Хәзерге вакытта бездә ике бүлмәле фатирларга сорау зур. Төзелештә шуларга өстенлек бирергә кирәк дип уйлыйм. Ә халыкның яңа торакка ихтыяҗына килгәндә, иллегә илле - фикерем икегә бүленә. Баулыда яңа фатир сатып алучылар азрак, чөнки икенчел торак күп һәм ул очсызрак.


Салават Җәләев, күчемсез милек агентлыгы директоры:
- Шәһәргә инвесторларны кертергә кирәк, әлбәттә. Әмма тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, Баулыда кешеләр торакны икенчел базардан алырга тели, чөнки ул очсызрак һәм күп. Мәсәлән, бүгенге көндә бер бүлмәле фатирның квадрат метры уртача 27 мең тора, ике бүлмәленеке - 26 мең, өч бүлмәленеке - 25 мең. Бер бүлмәлеләргә сорау зур, чөнки аны инвестиция итеп тотарга була: яшәргә кешеләр кертергә уңайлы, чөнки коммуналь хезмәтләргә түләү кимрәк, аннан соң сатуы да тиз. Баулыда яңа торак төзүнең отышлылыгы берничә факторга бәйле: бәясенең халык кесәсенә ятышлы булуы, фатирларның индивидуаль җылылык системасы белән җиһазлануы һәм уңайлы урында урнашуы. Хәзер Зиновьев урамы тирәсе шундыйга керә. Ә Себердән акча белән кайтучылар фатирларны я Октябрьский, я Казан шәһәрләреннән ала, алар Баулыда шәхси йортларга гына кызыга, чөнки бездә кулланылышта булган шәхси йортлар яңасын төзүгә караганда арзангарак төшә. Икенчел базар бәяләре яңа торак бәясеннән артып китсә, төзелешкә сорау булачак.


Илзия Гаязова, укытучы:
- Безнең кебек яңа гына өйләнешкән парлар өчен бу - актуаль мәсьәлә. Чөнки, мәсәлән, безгә дәүләт тәкъдим иткән программалар туры килми: әниләрнең өйләре зур, торакка мохтаҗ кешеләр булып саналмыйбыз. Бердәнбер вариант - ипотека кала инде. Ә аңа хезмәт хакы җитү кирәк, процентлары да зур. Яңа төзеләчәк торакка ихтыяҗ булыр дип уйлыйм. Яңа фатирмы, искеме - безгә принципиаль түгел. Барысы да бәягә бәйле.


Чулпан Фәтхуллин, нефтьче-пенсионер:
- Торакка ихтыяҗ һәрвакыт бар ул. Аеруча хәзер, төзелеш тукталган чорларда. Мин эшләгән вакытта ел саен 100-120 фатирлы берәр йорт тапшыра идек. Әле тагын вак төзелеш оешмалары да төзи иде. Бер квадрат метры 27 мең - әллә ни кыйммәт түгел. Сатып алырга теләүчеләр булыр дип уйлыйм. Яңа төзелгәне яхшырак, чөнки икенчел торакка ремонт өчен акча күп китә.

Карэн Хачатрян, эшмәкәр:
- Ихтыяҗ булыр. Хәер, зур шәһәрләргә караганда, Баулыда сатып алучылар саны күп булмас анысы. Ә болай биредә фатирлар кыйммәт түгел. Баулылыларның үзләре өчен бәлки кыйммәтрәктер дә, килгән кешеләр өчен - юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев