Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТКХ

Баулыда җылыту сезоны башланды

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге биргән мәгълүмат буенча, 16 сентябрьдән график буенча "Татгазэнерго" ЯАҖ филиалы сәламәтлек саклау, мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә җылы бирә башлаган. Дүшәмбе көнне район үзәк хастаханәсенә җылы биргәннәр. "Татгазэнерго" филиалының диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, чәршәмбе көнне 27нче котельнаядан - "Алтынчәч" балалар бакчасына, 5нче мәктәпкә...

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге биргән мәгълүмат буенча, 16 сентябрьдән график буенча "Татгазэнерго" ЯАҖ филиалы сәламәтлек саклау, мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә җылы бирә башлаган.

Дүшәмбе көнне район үзәк хастаханәсенә җылы биргәннәр. "Татгазэнерго" филиалының диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, чәршәмбе көнне 27нче котельнаядан - "Алтынчәч" балалар бакчасына, 5нче мәктәпкә җылы бирелгән. Шул ук көнне 23нче котельная да эшләп киткән, аннан пар - "Ромашка" балалар бакчасына, укучылар йортына, хәрби комиссариатка, 3нче мәктәпкә һәм үзәк китапханәгә җибәрелгән. "Алёнушка" балалар бакчасына, 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортына 15нче котельнаядан җылы килә башлаган. Шул ук көнне 6нчы котельная да эшли башлаган, аннан җылылык 6нчы мәктәпнең өч бинасының берсенә һәм район башкарма комитеты бинасына җибәрелгән.

График нигезендә шушы көннәрдә җылы башка социаль-мәдәни учреждениеләргә дә килергә тиеш.

Норматив буенча җылылык белән тәэмин итүче предприятие биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура +8 градустан артмаган очракта җылылык бирергә тиеш. Ә бездә әлегә уртача тәүлеклек температура югарырак. Шулай булуга карамастан, җылылык белән тәэмин итүчеләр андый көннәр җитүен көтеп тормыйлар, заявка кергән һәр учреждениегә пар бирәләр.

Авыллардагы балалар бакчаларында җылыту сезоны шәһәрнекеләрдән алданрак башланган, чөнки аларның һәрберсендә - автоном җылыту системасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев