Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ызгыш приборы

    Илебез халкы соңгы елларда ике лагерьга бүленде: беренчесе - ТКХ өчен тәртип белән түләп баручылар, икенчесе - әллә нигә бер тапкыр яисә бөтенләй түләмәүчеләр.

    Реклама

    С.Сәйдәшев урамындагы 5нче йортта яшәүчеләрнең инициатив төркеме әгъзасы пенсионерка Наҗия Мохтарова редакциягә түбәндәге эчтәлектәге хат язган:
    "Безнең йортта яшәүче берничә кеше йорт өлкәне, подъездлар өлкәннәре һәм активистлары белән берлектә фатирлар буенча йөреп чыктылар һәм салкын су куллануда тупас кагыйдә бозуларга тап булдылар. Мәсәлән, биредә счётчиксыз һәм беркем дә пропискада тормаган фатир бар, анда инде 5 ел дәвамында квартирантлар яши. Су өчен алар беркайчан да түләмәгәннәр һәм түләмиләр дә. Счётчиклы, ләкин шулай ук "нульле" пропискалы тагын бер фатир бар. Биредә яшәүче 5 кеше идарәче компаниягә беркайчан да мәгълүматлар бирмиләр. Тагын өч фатирда яшәүче кешеләр дә андый мәгълүматларны айлар буена тапшырмыйча гомер итәләр. 5 кеше яшәүче бер фатирда су һәрвакыт бер үк күләмдә - "5 кубометр" кулланыла. Тагын биш фатирда счётчиклар урнаштырылмаган. Аларда яшәүчеләр, төрле сәбәпләргә сылтап, счётчик урнаштырудан катгый рәвештә баш тарталар. Законны хөрмәт итүче кешеләрнең беләсе килә: мондый фатирларда су өчен түләү ничек башкарыла?"
    Бердәм исәпләү үзәге директоры Дамир Фәйзуллин безгә, счётчиклары булмаган фатирларда суны исәпләү һәрбер теркәлгән кешегә норма буенча 8,05 кубометр исәбеннән алып барыла, дип әйтте. Әгәр дә беркем дә теркәлмәгән икән, исәпләү үткәрелми. Ләкин агымдагы елның 1 сентябреннән ОДН түләве фатир мәйданына карап исәпләнә, ничә кеше яшәве, аларның теркәлү-теркәлмәве, счётчик булу-булмавы әһәмиятле түгел.
    ОДНның барлык фатирларга бүленүе, әлбәттә, яхшы. Ләкин менә "торак мәйданы" буенча бүленүе кемне генә сөендерер икән. Мәсәлән, өч бүлмәле фатирда яшәүче ялгыз кеше бер бүлмә-ледә яшәгән гаиләгә караганда күбрәк түләячәк дигән сүз.
    Наҗия Заһидулловна ТКХ турында законны бозучыларның таләпләрне санга сукмаулары, үзләрен еш кына дорфа тотуларына ризасызлыгын белдерде. Ә гамәлдәге барлык йогынты чаралары, шул исәптән штраф салулар да тиешле нәтиҗә бирми.
    - Законга буйсынып яшәүче гражданнар кимсетеләләр. Алар арасында өлкән яшьтәгеләр дә, авыру кешеләр дә бар. Шуңа мин гаделлекне торгызуны үземнең намус эшем дип саныйм, - ди пенсионерка.
    Наҗия Мохтарова һәм бөтен инициатив төркем әгъзалары, хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, ахыргача көрәшүне максат итеп куялар.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: