Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә юллар яңартылды

Быелның апрель аенда «Баулы-информ» редакциясенең кайнар линия телефонына Исергәп авылының Совет урамы тыкрыгында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге тыкрыкта яшәүчеләр юлларның начар булуы, язлы-көзле су басып, булган юлларны да йөремәслек хәлгә җиткерүен күрсәтеп сөйләгәннәр иде. Шушы көннәрдә бу урамга юл салынды дип кабат хәбәр итте алар.

Совет урамы аша үтүче автомобиль юлына күптән түгел генә асфальт катламы белән чокырлы ремонт ясап үткәннәр. Ә әлеге урам тыкрыгы юлын бераз күтәртеп, вак таш җәелгән.

– Безнең урамда күтәртеп юл салынуга без бик сөендек инде, – дип сөйләде Совет урамы тыкрыгында яшәүче Гөлнур Гыйбадуллина. – Ничәмә- ничә еллар балчыкка батып йөрдек. Хәзер урамда машиналар да иркенләп, батмыйча гына йөри ала. Ә иң сөендергәне – язгы ташу сулары агып төшсен өчен инешкә таба торбалар куеп кечкенә күперләр ясап калдырулары. Моннан соң урамыбыз чиста булыр, ташу сулары тиешле чокырлардан гына үтеп китәр дип ышанабыз.

Урам буйлап атлаганда каршыбызга сәламәтлеге ягыннан чикле булган, шул ук урамда яшәүче Фәнил Галимов та чыкты. 2000нче еллар башында ук махсус инвалид арбасына утырган ул.

– Мин юл салалар дигәч, бик сөендем, чөнки пычрак юлдан миңа арба белән үтү бик авыр иде, – ди ул. – Юлны күтәртеп таш салуын-салдылар да, тик вак таш өстеннән йөрүе тагын да авыррак булып чыкты миңа. Шулай да урамда яшәүчеләр өчен сөенәм. Урамга тыныч кына машиналар кереп, чыгып йөри ала, чокыр-чакырлар юк. Авыл җирлеге башлыгы юл салырга ышандырган иде, сүзендә торды. Рәхмәт.

Исегезгә төшереп үтәбез, узган ел Исергәп авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында призерлар исемлегенә керде. Һәм 15 миллион сум акчага лаек булды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин сүзләренчә, әлеге башкарылган эшләр барысы да шул акчалар хисабына.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев