Баулының ветеран укытучысы юбилеен билгеләп үтте
Төп тема

Баулының ветеран укытучысы юбилеен билгеләп үтте

Баулыда юбилейлары уңаеннан, ветераннарны яшәгән урыннарына барып, тәбрик итү традициясе дәвам итә. Бүген мәгариф ветераны Лена Вильданова 90 яшен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм икенче санлы мәктәп директоры Гөлназ Сәмыйкова котларга килделәр.

Юбиляр Лена Шәйхелмәрдән кызы һәр килгән кунакны ачык йөз белән үзе каршы алды. Ул иртәнге сәгатьләрдән үк онык-оныкчыклары, туганнары һәм үзе укыткан укучыларыннан котлаулар, чәчәк бәйләмнәре кабул итә.

– Мин гомеремне тулысы белән укыту һәм тәрбия эшенә багышладым. Бүген дә үзем эшләгән мәктәбемне, укучыларымны, хезмәттәшләремне сагынып яшим, – ди юбиляр. – Күңелләрем тула. Бүген иртәдән үк укучыларым шалтыраталар, котлыйлар.

– Лена Шәйхелмәрдәновна миңа җиңги тиешле кеше, – дип сөйләде үзе дә гомерен укытучылыкка багышлаган Асия Хәлиуллина. – Лена апалар Сарманда яшәгән вакытта мин аларда торып, 8-10нчы сыйныфларны тәмамладым. Ул миңа һәрвакыт үрнәк булды. Лена апа таләпчән, намуслы һәм дөрес фикерле булуы белән үрнәк. Тормышымда аның кебек кешеләр булганына мин бик бәхетле.

– Безнең әниебез кебек кешеләр сирәк, – ди юбилярның өлкән кызы Светлана Сикорская. – Ул безнең һәрберебез өчен үрнәк булды. Безгә – кызларына да белем бирергә тырыштылар. Әти-әниебезгә рәхмәтлебез. Әнинең бүген шушы яшенә җитүе белән без дә бәхетле. Әле тагын озак еллар гомер телибез.

Ветеран-укытучы Лена Вильданова, аның тормыш юлы хакында тулырак Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

Автор фотосурәте


Нет комментариев