Төп тема

Баулы урамнары кардан арына

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре шәһәр урамнарын кардан арындыру белән мәшгүль. Бүгенге көндә барлыгы 12160 кубометр кар чыгарылган.

Бүген кар чыгаруда барлыгы алты техника эшли, – ди предприятиянең баш инженеры Марсель Даутов. – Көн саен 100-150 кубометр кар чыгарабыз. Йөк машиналары карны махсус полигонга ташый.

Эшчеләр юл кырыйларыннан карны кул көче – көрәкләр белән көрәп, юлга таба чыгаралар. Тракторлар исә эттереп йөк машинасына бушаталар.

Аббас Ишмөхәммәдов “Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе”ндә 12 ел хезмәт куя. Олы кисәк карларны ыргытыпмы, язгы кояш җылысына кызыныпмы, аның йөзләренә тир бәреп чыккан иде.

–Тырышып, булсын дип эшлибез, – ди ул. – Бигерәк тә язга таба өлкән яшьтәге кешеләргә йөрергә авыр, аларга җиңелерәк булсын дип кар- бозларны тротуарлардан да чистартырга тырышабыз.

Марсель Даутов кар чыгару вакытында комачаулык тудыручылар турында да әйтеп үтте:

– Урамнар ябылып, билгеләр куелып чыккан булса да кайбер машина йөртүчеләр эшләп торган техника арасыннан узалар. Алар үзләре һәм автомобильләре өчен куркыныч тудыралар. Автомобиль йөртүчеләр игьтибарлырак булсыннар иде, без бит халык өчен, чисталык өчен тырышабыз.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте


Нет комментариев