Баулы районы ЗАГС бүлеге хәбәре
Баулы районы буенча соңгы ун айда 155 бала туган. Аларның 88е – малай һәм 67 се – кыз. Яңа туган нәниләр арасында бер игезәк пары да бар.
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматына караганда, үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. Быел 117 пар гаилә корган, 114 гаилә таркалган. 32 баулылы аталык хокукын раслаган, тугыз кеше исем яки фамилиясен үзгәрткән.
Районда икенче бала алып кайтырга теләүче гаиләләр күп булган. Аларның саны – 65. Беренче бәбиләрен 41 гаилә алып кайткан. Өченче балаларын теркәгән 33 гаилә күп балалы гаилә статусына ия булган. Уналты гаиләдә дүртенче һәм бишенче балалар аваз салган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев