Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы башлыгының Җиңү көне белән котлавы

Кадерле якташларым, хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрик итәм!

9 май - һәркем өчен изге көн, илебез тарихының иң истәлекле бите.

Еллар узып, буыннар алышынса да, без әлеге коточкыч сугышта батырларча һәлак булганнарны, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче фронтовикларны беркайчан да онытмабыз.

Бүген без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәм җиңүне якынайткан бар кешегә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Алар барысы да - Җиңүчеләр. Аларның һәркайсына игътибар күрсәтү - безнең изге бурычыбыз.

Сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннарыбыз! Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, фидакарьлегегез, түземлегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәр йортка татулык, тынычлык, иминлек һәм бәхет телим.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев