Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы призывниклары арасында КОВИД -19 белән авыручылар ачыкланмаган

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башлана. Агымдагы елның октябрь-декабрь айларында Баулы һәм Ютазы районнарыннан 52 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ә узган ел язгы чакырылышта 57 егет армиягә киткән иде.

Быелгы көзге чакырылышта 18-27 яшь аралыгындагы 52 егет хәрби хезмәткә алыначак. Аларның 32се – Баулыдан, 20 се – Ютазы районыннан. Егетләрне хәрби хезмәткә алу таләпләрендә үзгәрешләр дә кертелгән. Бу хакта районның хәрби комиссары сөйләде.

“Быелгы көзге чакырылыштагы яңалык – уку йортларында белем алучы егетләрне медкомиссия үтәргә чакырмау, – дип аңлатты “Баулы-информ”га Илшат Хәлитов. –Башка елларда без студент егетләрне дә медкомиссия үтәргә чакыра идек. Хәзер техникум һәм югары уку йортларындагы студентларга тынычлап уку мөмкинлеге бирелә.”

Егетләрнең сәламәтлекләре буенча район күрсәткечләре республика буенча караганда уртача дип бәяләнә. Шуны да әйтергә кирәк, хәрби комиссариатта пандемия белән бәйле тиешле саклану чаралары үтәлә.

“Без икенче ел инде пандемия шартларында эшлибез, – дип сөйләде безгә районның хәрби комиссары Илшат Хәлитов. – Шул дәвердә безнең призывниклар арасында бер генә авыру очрагы да теркәлмәде. Егетләребезне республика җыелма пунктына да махсус санитар эшкәртү үткәрелгән автобус белән илтәбез. Автобус йөртүчесенең дә ПЦР- тест үткән яки вакцинация үткән булуы мөһим. Шуны да әйтергә кирәк, безнең хәрби комиссариатта һәр хезмәткәр вакцинация үткән. Егетләребез юлда барганда һәм җыелма пунктларда алмаштырып тору өчен бер тапкыр кулланыла торган битлекләр белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителәләр”.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин.

Индира Сәйфуллина


Фото: М.Кандаурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев