Баулы нәниләре җыр бәйгесенә җыелды
Бүген “Алсу” балалар бакчасында “Җырлыйк әле” дип исемләнгән район бәйгесе оештырылды. Чара Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы уңаеннан үтте.
“Җырлыйк әле” дип исемләнгән район бәйгесендә шәһәрнең сигез, авыллардан Исергәп һәм Кызылъяр балалар бакчаларыннан нәниләр катнаштылар. Чараны мәдәният йортының “Тальянка” гармунчылар ансамбле җитәкчесе Вәсил Таһирҗанов тезмә көйләре белән ачып җибәрде.
Барлык килгән кунакларны “Алсу” балалар бакчасы җитәкчесе Айгөл Хаҗиәхмәтова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева сәламләделәр.
– Ел әйләнәсе балалар катнашында районда төрле чаралар үтә. “Татар җыры”, “Татар малае” кебек бәйгеләр матур үтте. Бүген безнең балалар бакчасында беренче тапкыр “Җырлыйк әле” бәйгесенә дип җыелдык, – дип башлады сүзен Айгөл Хаҗиәхмәтова. – Аны бәйге итеп карамыйк, бәйрәм булып калсын. Чөнки һәр бала бәйгегә килгән икән, үл инде җиңүче. Бу бәйгебез дә дәвамлы булыр дип ышанам.
– Соңгы елларда татар гаиләләрендә дә балалар туган телләрендә аралашмый башлавы сизелә, – дип сөйләде “Ромашка” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Галина Зайкинская. – Мин үзем милләтем буенча рус. Шулай булса да бик теләп балалар белән татар җырларын өйрәнәм. Татар телен яхшы аңлыйм.
– “Бәләкәч” балалар бакчасы нәниләре “Машина” дип исемләнгән җыр сайладылар, – дип сөйләде “Бәләкәч” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лилия Газизуллина. – Ни өчен сайладылар дип әйтәм, чөнки без бәйгегә әзерләнгәндә бик күп җырлар тыңладык, ә балаларга шул җыр ошады. Җыр тиз, күңелле җырлана. Ул гына да түгел, юл кагыйдәләрен искә төшерә торган актуаль җыр ул. Җыр әзерләгән вакытта хәрәкәт, эмоцияләр һәм сүз әйтелешләренә зур игътибар бирдек.
Малайлар һәм кызлар бер-бер артлы сәхнәгә чыга торды. Аларга жюри һәм килгән кунаклар көчле алкышлар бүләк иттеләр.
Бәйге нәтиҗәләре хакында “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев